"Халык контроле" мөрәҗәгатьләре буенча Минзәлә районында киңәшмә

2024 елның 12 июле, җомга

Халыкның социаль әһәмиятле мәсьәләләрен колачлап, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үтәү сыйфатын тикшереп тору максатыннан республика районнарына чыгуны дәвам итәбез.

Мондый практика безгә  мөрәҗәгатьләрнең хәл ителүенә шәхсән инанырга һәм кирәк булганда район администрацияләре хезмәткәрләренә системада эшләү буенча тәкъдимнәр бирергә мөмкинлек бирә.

Бүген «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының кулланучылар хезмәттәшлеген координацияләү бүлегенең әйдәүче консультанты Нияз Муллагалиев Минзәлә районында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Район башкарма комитеты җитәкчесе һәм җаваплы башкаручылар белән берлектә системада гражданнарның аеруча актуаль мөрәҗәгатьләре каралды.

Киңәшмә барышында  мөрәҗәгатьләрне үтәүнең конкрет срокларын бирү һәм арадаш эшләрне башкарганда комментарийлар урнаштыру буенча тәкъдимнәр бирелде.

Агымдагы елда Минзәлә районы халкының системага мөрәҗәгатьләренең күбесе:

 “Территорияне комплекслы төзекләндерү” – 38;

 “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” – 33;

 “Тышкы яктырту ” - 22;

 “Коммуналь хезмәтләр” - 11;

 “Йортны карап тоту” – 7.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International