Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган брифингта катнаштым.
Татарстан Республикасында гамәлдә булган цифрлы платформаларда 2024 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә йомгак ясалды. ТР "Халык контроле", кире элемтә платформасы,"Инцидент-менеджмент" буенча. Соңгы елларда безнең республика халкы төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен мәгълүмати сервислардан актив файдалана, алар ярдәмендә мөрәҗәгать буенча эш барышын күзәтеп барырга, шулай ук нәтиҗәләрне ачык күрергә мөмкин.
Шулай итеп, 2024 елның 6 аенда:
“Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасында, барлык статуслардан кире кайтарылган хәбәрнамәләрне исәпкә алып, 53 863 мөрәҗәгать бастырылган;
Системадан файдаланучылар иң актив рәвештә «Юллар» – 21 146, «Төзекләндерү һәм инфраструктура» – 20 657, «Торак-коммуналь хуҗалык» – 4 224, «Каты коммуналь калдыклар» – 2 530, «Транспорт» – 1 307, «Экология» – 752, «Сәүдә» – 674, «Сәламәтлек саклау» – 560 һәм башка юнәлешләр буенча мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә, министрлыкларына һәм ведомстволарына 58 меңнән артык сорау килгән, җавапның уртача вакыты 4 сәгать 40 минут тәшкил иткән;
ПОС ка 35 193 хәбәр кергән.