Сәламәтлек саклауга хокук Россия Федерациясе гражданнарының иң мөһим социаль хокуклары исәбенә керә. Сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносына аерым игътибар бирү, булган проблемаларны җентекләп тикшерү, аларны хәл итүнең нәтиҗәле ысулларын табу гаять мөһим.
Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасы Иҗтимагый советының 2024 елның 1 яртыеллыгында гавами максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру турында фикер алышу буенча киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре катнашты.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында өстенлекле максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча проект 6 нчы ел гамәлгә ашырыла. Әлеге проектның максаты - идарә карарларын кабул итү процессына гражданнарның җәлеп ителү дәрәҗәсен арттыру. Моннан тыш, бу безнең гражданнарны тавыш бирү юлы белән сәламәтлек саклауда халыкны иң нык борчыган проблемаларны карау мөмкинлеге.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 5 төп максаты һәм бурычы яңгырады, алар арасында түбәндәгеләр дә бар:
Өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру кысаларында онкология авыруларын иртә диагностикалау һәм яман шешләрне 1-2 стадиядә ачыклау, кимендә 60% очракта;
Сырхауханәләрнең табиблар белән тәэмин ителешен 94,1% тан 95,5% ка кадәр арттырырга;
Табибларның һәм урта медицина персоналының уртача хезмәт хакының Татарстан Республикасындагы уртача хезмәт хакына нисбәтен саклап калырга – 200% тан һәм 100% тан да ким булмаска тиеш;
Мәҗбүри медицина иминияте акчалары исәбеннән медицина реабилитациясе күрсәтелгән Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең санын 35 мең кешедән 36 мең кешегә кадәр арттырырга;
Кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларны диспансер күзәтүе кысаларында, медицина хезмәтләрен колачлауны диспансер күзәтүе астында торучы мондый пациентларның гомуми саныннан 70% тан 80% ка кадәр арттырырга.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы элеккечә Идел буе федераль округында демографик күрсәткечләр буенча беренче урында тора. «Сәламәтлек саклау», «Демография» стратегик мөһим илкүләм проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Хисап чорында барлык максатчан күрсәткечләрне дә үтәп чыктык.
Нәтиҗәләр буенча иҗтимагый фикер алышуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре, экспертлар төркеме, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вәкилләре, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Онкология авырулары, кадрлар мәсьәләсе һәм диспансеризация темалары буенча актив фикер алышу булды.