Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 8 нче төзәтү колониясендә булдылар.
Минем Әлмәт районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләрем - Светлана Харисова белән Казан шәһәреннән Гөлия Балафендиева, 8 нче төзәтү колониясендә, шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә булдылар. Сәфәрнең бер максаты - учреждениеләрдә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча лекция булды. ВИЧ-инфекциянең СПИДтан нәрсә белән аерылуы турында сөйләделәр, барыннан да ешрак ВИЧны куркыныч төркеменнән булган кешеләр йоктыра. Бердәнбер саклану чарасы - профилактика. Чара ахырында сәламәт яшәү рәвеше, дөрес юл гына уңышлы киләчәккә ярдәм итә, дигән нәтиҗә ясалды.
Мондый сәфәрләр кысаларында гражданнарны кабул итү мәҗбүри чара булып тора. Сорауларның күбесе нәкъ менә медицина характерында иде һәм контрольгә алынды.
Шулай ук карантин отрядында, штраф изоляторында һәм ашханәдә булдылар. Безнең адреска шикаятьләр килмәде.