"Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды вәкилләре белән очрашу

2024 елның 19 июле, җомга

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү - Вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе.

2024 елның 1 мартыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил түләүсез юридик ярдәм системасында катнашучылар исемлегенә кертелде. Әмма "Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында" гы законга төзәтмәләр кертелгәнче дә без үзебезнең гражданнарга, гражданлыгы булмаган затларга, шулай ук чит ил гражданнарына мөмкин кадәр ярдәм күрсәтә идек.

Бүген РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсендә "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды вәкилләре белән очрашу булды, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына бушлай юридик ярдәм күрсәтү темасына кагылдык. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, әлеге категория гражданнар безнең инициатива буенча 2022 ел ахырында түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы затлар исемлегенә кертелде.

Фонд филиалы һәм аның җитәкчесе Гүзәл Удачина белән тыгыз хезмәттәшлегебез турында сөйләдем. Безнең алар белән үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, гражданнарны уртак кабул итүләр алып барыла, социаль координаторлар безнең "кайнар линияләрдә" катнаша, шулай ук аларның “Хокукый белем мәктәпләре” дәресләрендә катнашуы практикага кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International