ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 14 августында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплысы  төзелеш тармагында  җитештерү имгәнүләрен киметү чарасы буларак хезмәт шартларын яхшырту дигән темага багышланган  семинарда һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының эшче төркеме утырышында катнашты. 


13
август, 2014 ел
чәршәмбе
         Сәрия Сабурскаяның төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре белән  күчмә кабул итүләр оештыруы дәвам итә. 

12
август, 2014 ел
сишәмбе
           Россиянең Хезмәт министрлыгы  ана капиталыннан файдалану юнәлешләре исемлеген киңәйтергә планлаштыра. Бу хакта  ведомствоның  матбугат хезмәте хәбәр итә.
          Тоткыннарны  җәза үтәү вакытында (яки мәҗбүри эшләр вакытында)  тору урыныннан исәптән төшермәсләр, мөгаен. РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, Россия  юстиция министрлыгы эшләгән шундый закон проекты  тиздән Дәүләт Думасына кертеләчәк.

11
август, 2014 ел
дүшәмбе
           Казан шәһәре  башкарма комитетының “Халык контроле” мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау сыйфатын күтәрү максатыннан  6,7, 8 августта  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Аппаратында  “Халык контроле” нә килгән контроль  гаризаларны карау барышы турында  эшче киңәшмәләр узды.

8
август, 2014 ел
җомга

   Берничә кабул итү барышында Татарстан омбудсманы 15 гражданны кабул итте.


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
          Тәҗрибә алмашу, шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты эшчәнлеге белән танышу максатыннан Казанга  Якутия Республикасында (Саха) Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратынннан коллегалар  килде.
          Вафат булган иминиятләштерелгән затларның  якыннарына  пенсия тупланмалары акчасын түләү  кагыйдәләре расланды.
         Рус телен белгән чит ил гражданнарына  Россия гражданлыгын алу өчен безнең илгә керергә махсус виза биреләчәк.

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
         Гаризаларны карау  барышы мониторингын тормышка ашыру максатларында  30 июльдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  җаваплылары  Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләрендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International