Бүген 14 августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарны видеоэлемтә режимында “ Skype” түләүсез шалтыратулар программасы аша кабул итте. Кабул итү барышында 16 мөрәҗәгать керде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар һәм проблемаларны алга таба хәл итү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Нигездә мөрәҗәгатьләр торак шартларын яхшырту, капиталь ремонт өчен түләү, кайнар, салкын суга һәм җылыга арттырылган бәяләр, социаль ташламаларга кагылышлы иде. Әфганстан сугышында катнашучы гаиләсе Сәрия Сабурскаяга торак шартларын яхшырту буенча мөрәҗәгать итте. Дүрт кешелек гаилә 20 квадрат метрлы мәйданда тулай торакта яши. Мәсьәлә алга таба карау өчен эшкә алынды.
Берничә мөрәҗәгать ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе махсус учреждениеләре хезмәткәрләре эшенә кагылышлы иде. Әлеге мөрәҗәгатьләр урынга барып тикшерү өчен контрольгә алынды.