Идарәче оешмаларны тикшерү дәвам итә

2014 елның 15 августы, җомга

Агымдагы елның  июль-август айларында  “Персональ  мәгълүматлар турында” 152 нче федераль закон таләпләрен  үтәү буенча идарәче оешмаларны тикшерү дәвам итте.

   Күрсәтелгән вакытта Казанның Вахитов районындагы  “Султан” торак ширкәте , “Солнечный город” идарәче компаниясе, “Жилище и Комфорт” идарәче компаниясе  тикшерелде. Тикшерүләр барышында  әлеге идарәче оешмаларның  персональ мәгълүматлар  операторлары Реестрында теркәлүе, милекчеләрнең персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы, персональ мәгълүматлар белән эшләү турында  положениене, килешүләр шартларына ярашлы рәвештә  белешмәләр һәм күчермәләр  бирү турында  регламентны, күпквартирлы йортларда милекчеләрнең  гомуми җыелышын  үткәрү турында закон таләпләрен  үтәве  мәсьәләләре өйрәнелде. Шулай ук  күпквартирлы йорт белән идарә итү буенча килешү шартларының закон таләпләренә туры килүе, идарәче оешмалар эшчәнлеге турында  офисларда мәгълүмат урнаштыруы, кулланучылар  мөрәҗәгатьләрен һәм шикаятьләренә җавап бирү  вакытларын үтәве  тикшерелде.

  Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча  идарәче оешмалар җитәкчеләренә  күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү һәм халык белән эшне камилләштерү  буенча тәкъдимнәр бирелде.

 Тикшерү  материаллары буенча эш дәвам итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International