Сентябрь уртасына кадәр хөкүмәт тупланма пенсия мәҗбүри дәүләт иминиятенең бер өлеше булып калачакмы, шуны хәл итәргә тиеш. Яки алга таба тупланма пенсияләр ирекле булачакмы, монысы һәр кешенең үз эше – әгәр туплый икән, өстәмә взнослар түләргә кирәк булачак. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы пенсия системасында тупланма өлешне иреклегә калдыру яклы. Хөкүмәтнең икътисадый блогы – Финанс министрлыгы һәм Икътисадый үсеш министрлыгы – пенсия тупланмаларының мәҗбүри тәртибен калдырырга кирәк дип исәпли, шул вакытта гына бу акчалар икътисадны үстерүгә юнәлтергә мөмкин булган сизелерлек финанс өлешен тәшкил итәләр.