Бөгелмәдә гражданнарны кабул итү

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

Сәрия Сабурскаяның төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре белән  күчмә кабул итүләр оештыруы дәвам итә. Агымдагы елның 12 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  гражданнарны  РФ Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе  җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин белән бергә кабул итте. Бөгелмәдә  кабул итү барышында 24 гариза кабул ителде.Барлык  мөрәҗәгать итүчеләргә  тиешле аңлатмалар бирелде, Татарстан омбудсманы  ун мөрәҗәгатьне  эшкә алды, Сәрия Сабурская адресына  алты язмача мөрәҗәгаь алынды, шулай да иң күп  мөрәҗәгатьләрне  тикшерү идарәсе эшкә алды.

  Гражданнарны нигездә, бала хокукларын яклау, торакка хокук, шул исәптән  торак шартларын яхшырту һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү кызыксындырды. Сорауларның күбесе  җинаять эшенә, аерым алганда, җинаять эше ачуны туктату турындагы карар белән килешмәүгә кагыла иде.Барлык мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды. Кабул итү барышында  җинаять эше ачу турында йөкләмә бирелде, мәсьәләне урынга чыгып карау турында килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International