Россиянең Югары Суды балаларны үтергән өчен каты җәзаларны раслады “Российская газета”. 20. 08.2014 № 187 (6459)

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Россиянең яңа Югары Судының беренче карарлары  аналитикларның борчулы  күзәтүләрен раслады: балалар ешрак исерек хәлдәге үз якыннары кулыннан  вафат була. Хокук сакчылары күптән инде  аларның  өлкәннәрнең бәгырьсезлегеннән  зарар күрүе турында чаң суга. Гаилә  бала өчен  сугыш кырына яки чыдамлылык мәктәбенә әйләнмәсен өчен   нәрсәдер эшләргә кирәк.

  Күптән түгел Россия Президенты  каршындагы Кеше хокуклары буенча Совет рәисе  Михаил Федотов  гаиләдә көч куллану профилактикасы турында законпроектын эшләү турында хәбәр итте. Дөрес, әлегә нәрсә  тәкдим ителүе билгесез. Ил җитәкчелеге фикеренчә, монда зур саклык күрсәтергә кирәк, гаилә бит бик нечкә өлкә. Түрәләр вәкаләтләрен киңәйтү белән генә  аның проблемаларын хәл итеп булмый. Экспертлар  социаль чаралар, шул исәптән, эчкечелек һәм эшсезлек буенча да  чаралар күрергә кирәк дип саный. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International