2014 елның 14 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплысы төзелеш тармагында җитештерү имгәнүләрен киметү чарасы буларак хезмәт шартларын яхшырту дигән темага багышланган семинарда һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының эшче төркеме утырышында катнашты.
Семинар программасында куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру, транспорт чараларыннан куркынычсыз файдалану, хезмәт шартларын махсус бәяләүдә төп аспектлар буенча төп таләпләр өйрәнелде.