Бүген 20 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча Совет утырышы булды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.
10 апрельдә “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен “Сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокук” дигән темага Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе булды.
2015 елның 7 апрелендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетында Казан шәһәре башкарма комитеты хезмәткәрләренең беренче квартал йомгаклары буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау буенча башкару дисциплинасы уңаеннан эшче киңәшмәсе булды.
2015 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты хезмәткәре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил җаваплы кешесе сыйфатында коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар буенча нигезсез акча түләтү турында граждан мөрәҗәгате буенча Казан шәһәренең “ Мәскәү районы коммуналь торак хуҗалыгы идарәче компаниясе”ндә күчмә тикшерү үткәрде.