Бүген 21 апрельдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында 7 мөрәҗәгать керде, шул исәптән 5 язмача. Гражданнар торак-коммуналь түләүләрне исәпләү, хезмәт бәхәсләре, йорт яны территориясен төзекләндерү, Россия Федерация гражданлыгын алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук тулай торакта яшәүче гражданнардан алар белән коммерция наймы килешүләре төзүләре турында күмәк мөрәҗәгать керде. Мөрәҗәгать күзәтчелек органнары белән урынга барып тикшерү өчен эшкә алынды.