Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасында кеше хокуклары
буенча вәкил
рус
тат
eng
Сорау бирү
Вәкаләтле вәкил
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты тарихы
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләре
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы ЭКСПЕРТ СОВЕТЫ СОСТАВЫ
Эшчәнлек
КОНТАКТЛАР
Докладлар
“Халык контроле” системасы
Хокукый өйрәтү
Чаралар
Коррупциягә каршы тору
Полезные ссылки и контактная информация
Документлар
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы ЗАКОНЫ
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Контактлар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Белешмә мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил
Элла Памфилова: “Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты югары статуска ия”
2015 елның 17 апреле, җомга
Бүген Казанда Идел буе федераль округының РФ субъектларында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилләр координацион советы утырышы узды. Чарада РФ ндә кеше хокуклары буенча вәкаләтле Элла Памфилова, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР да кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил, Координацион совет рәисе Сәрия Сабурская һ.б. катнашты.
“РФ дә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты учреждениесе – ул безнең илдә демократик үзгәртеп корулар казанышларының берсе”, - дип белдерде Алексей Песошин. Бүген 100 дән артык илдә шундый институтлар бар, диде ул. “Мондый структуралар булдыру демократик хокукый дәүләт төзелешенә һәм гражданнарның хокукый аңын үстерүдә ярдәм итә”, - дип ассызыклады А.Песошин.
Узган ел республикада 2014-2018 елларда Кеше хокуклары буенча стратегия гамәлгә куелды, дип искәртте. “Берничә ел “Халык контроле” проекты гамәлгә куелды һәм уңышлы эшләп килә. Ул дәүләт һәм халык арасындагы элемтәнең нәтиҗәле звеносы булып тора”, - дип өстәде ул.
А.Песошин ассызыклаганча, республикада хокукларны яклау өлкәсендә эшчәнлек даими характерга ия. “Дәүләт органнары белән беррәттән инициативалы гражданнар, иҗтимагый оешмалар һәм гражданлык җәмгыятенең башка институтлары аның субъектлары булып тора. Алар тәнкыйтьче буларак кына түгел, ә социаль-сәяси карарлар кабул иткәндә, партнерлар да булып торалар, диде ул.
ТР ның беренче вице-премьеры, республикада социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга грант бирү буенча нәтиҗәле система формалаштырылган, дип билгеләп үтте.
“Безнең төп бурыч –гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау өчен барысын да эшләү. Без бергәләп сыйфатлы яшәү шартларын сакларга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте ул Координацион советта катнашучыларга.
Элла Памфилова Татарстанда алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Аның сүзләренә караганда, омбудсменнарның Россия Президентының федераль округтагы тулы вәкаләтле вәкилләре белән элемтәләре фикер алышу өчен иң мөһим темаларның берсе булып тора. Ул торак өлкәсендәге проблемаларның мөһимлеген белдерде, шулай ук иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе эше турында да сүз булды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча журналистлар белән сөйләшүдә Элла Памфилова, РФ Президентының ИФО дагы тулы вәкаләтле вәкиле һәм башка округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре белән очрашу әзерләнә, дип билгеләп үтте.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
гыйнвар, 2026 ел
Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Үзбәкстан Республикасы гражданы булган граждан И. Россия Федерациясенә керүне тыю турындагы карарны гамәлдән чыгаруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте
9
гыйнвар, 2026 ел
Безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребезнең узган елгы эшчәнлеге
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре гражданнар хокукларын яклау эшчәнлегенә мөһим өлеш кертәләр
7
гыйнвар, 2026 ел
Барлык православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Кадерле Татарстан Республикасы халкы! Барлык православие динен тотучыларны чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
6
гыйнвар, 2026 ел
Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Минем адреска гражданка О. , аны социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә урнаштыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз