Бүген Казан шәһәр Думасы утырышы булды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил катнашты. Сәрия Сабурская Казан шәһәрендә 2014 елда кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Вәкил үз чыгышында җирле үзидарә органнарына идарәче компанияләрнең персональ мәгълүматларны эшкәртү өлкәсендә хокук бозулар турындагы мәгълүматларны контрольгә алырга тәкъдим итте.
Тикшерүләр барышында эштән азат ителгән хезмәткәрләргә компенсацияләр, гарантияләр бирү белән бәйле берничә хокук бозулар ачыкланган. Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссияләргә, штат яки хезмәткәрләрнең санын кыскарту уңаеннан хезмәт килешүен өзү турында карар кабул ителгән хезмәткәрләрнең хокукларын судтан башка торгызу механизмнарының берсе буларак, хезмәт бәхәсләре буенча эшчәнлеген активлаштыруга игътибар итәргә кирәк.