Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасында кеше хокуклары
буенча вәкил
рус
тат
eng
Сорау бирү
Вәкаләтле вәкил
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты тарихы
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Аппараты
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы һәм шәһәр округларындагы җәмәгатьчелек ярдәмчеләре
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы ЭКСПЕРТ СОВЕТЫ СОСТАВЫ
Эшчәнлек
КОНТАКТЛАР
Докладлар
“Халык контроле” системасы
Хокукый өйрәтү
Чаралар
Коррупциягә каршы тору
Полезные ссылки и контактная информация
Документлар
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы ЗАКОНЫ
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Контактлар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Белешмә мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил
Виней Салдана: СПИД эпидемиясен бетерү буенча Россиянең беренче төбәге булырга Татарстанның бөтен мөмкинлекләре бар
2015 елның 15 апреле, чәршәмбе
Татарстанның якындагы өч елда СПИД эпидемиясен бетерү өчен барлык мөмкинлекләре бар. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашуда Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә ЮНЭЙДС төбәк офисы директоры Виней Салдана белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Искә төшерәбез, ЮНЭЙДС ВИЧ һәм СПИД эпидемиясе һәм аның нәтиҗәләре белән һәрьяклап көрәшү өчен булдырылган БМО оешмасы булып тора.
Кунакларны сәламләп, Илдар Халиков, ЮНЭЙДС кебек оешмалар ярдәмендә, кешеләр, ә беренче чиратта яшьләр, сәламәтлек, ВИЧ һәм СПИДны кисәтү мәсьәләләренә игътибар бирә, дип билгеләде.
ТР Премьер-министры ассызыклаганча, бүген Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына нәкъ 100 көн калды. Зур халыкара ярышлар үткәрү кысаларында, ЮНЭЙДС 21гасыр афәтенә каршы көрәшне пропагандалау мәсьәләләрендә Татарстан белән актив хезмәттәшлек итә, - дип искә төшерде Илдар Халиков.
“Сез СПИД ны кисәтү һәм иртәрәк ачыклау буенча зур эш алып барасыз. Шул исәптән Татарстанда да. Гражданнар ВИЧ-инфекция буенча тест үткәрүне алар өчен бик кирәк һәм мөһим булуын аңлыйлар”, - диде ТР Премьер-министры.
Виней Салдана ТР Премьер-министрына каршы алулары өчен рәхмәт белдерде һәм ЮНЭЙДС оешмасы Татарстан белән беренче елын гына хезмәттәшлек итми, шул исәптән мөһим халыкара спорт ярышларын уздыру вакытында, дип өстәде.
“Мин Россиядә бу өлкәдә 20 ел эшлим. Татарстандагы кебек квалификацияле һәм югары дәрәҗәдә эш оештырылуын күргәнем юк әле. Республикада ВИЧ-инфекциялеләрне ачыклау чыннан да ешрак очрый. Әмма монда дәвалау Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда иң яхшы дәрәҗәдә”, - диде Виней Салдана.
Виней Салдана Татарстанның СПИД проблемасын тулысынча хәл итә алырлык Россия төбәкләренең берсе булуына ышаныч белдерде. Бу якындагы өч елда тормышка ашарга мөмкин.
Бүгенге көндә Россиядә 700 дән артык СПИД белән авыручы дәвалауга мохтаҗ. Андый авыруны дәвалау өчен бер елга уртача 70 меңнән 300 меңгә кадәр акча кирәк. Ә 10 ел элек дәвалау бәясе 1 млн. сумнан югары иде. “Без фармацевтика компанияләре белән бик күп сөйләшүләр алып бардык. Бүген бу эшнең нәтиҗәсен күзәтә алабыз”, - диде Виней Салдана.
Очрашуда шулай ук ТР Министрлар Кабинетының сәламәтлек, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һ.б. катнашты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
гыйнвар, 2026 ел
Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына Үзбәкстан Республикасы гражданы булган граждан И. Россия Федерациясенә керүне тыю турындагы карарны гамәлдән чыгаруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте
9
гыйнвар, 2026 ел
Безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребезнең узган елгы эшчәнлеге
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре гражданнар хокукларын яклау эшчәнлегенә мөһим өлеш кертәләр
7
гыйнвар, 2026 ел
Барлык православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Кадерле Татарстан Республикасы халкы! Барлык православие динен тотучыларны чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
6
гыйнвар, 2026 ел
Мөрәҗәгать уңай хәл ителгән!
Минем адреска гражданка О. , аны социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә урнаштыруда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз