2015 елның 7 апрелендә Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетында Казан шәһәре башкарма комитеты хезмәткәрләренең беренче квартал йомгаклары буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау буенча башкару дисциплинасы уңаеннан эшче киңәшмәсе булды.
2015 елның беренче кварталында Казан шәһәре муниципаль берәмлегеннән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 3094 гариза кергән. Киңәшмә барышында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларның “Планлаштырылган” (888 гариза) статусы бирелгәннәренә игътибар бирелде.