Тотрыксыз базар икътисады шартларында кулланучының сыйфатлы продукт сайлавы мөһим. “Өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең 3 апрельдә чираттагы дәресе булды. Ул “Кулланучылар хокукларын яклау. Сәламәт туклану” темасына багышланды.
Туклану продуктлары сатып алганда ничек ялгышмаска икәнен шулай ук “Контрольная закупка. Экспертное мнение” журналы баш мөхәррире Евгений Лукьянов сөйләде, сыйфатлы товарлар сайлау мисаллары белән таныштырды.
“Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе “Сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокук” темасына 10 апрельдә булачак.