17 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында аз милләтлеләрне яклау мәсьәләләре буенча конвенция буенча Консультатив комитет экспертлары белән очрашу булды. Анда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Радик Вахитов, “Юридик клиника” мигрантларга һәм халыкның башка социаль-якланмаган катлавына хокукый ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлия Балафендиева һәм “Яңа гасыр” оешмасы җитәкчесе Лилия Гуренкова катнашты.
Делегация составына Европа Советыннан аз милләтлеләрне яклау мәсьәләләре буенча конвенция буенча Консультатив комитеты һәм секретариаты әгъзалары керде. Болар:
Петра Ротер– СловениядәнКонсультатив комитеты әгъзасы;
КрейгОлифант–Бөекбританиядән Консультатив комитет әгъзасы;
Эржебет Шандор-Салаи – Венгриядән Консультатив комитет әгъзасы;
Агнес фон Маравик – Секретариат Администраторы;
ЙоргХорн – төбәк һәм азчылык милләтләр телләре Европахартиясе Секретариаты администраторы.
Очрашу вакытында Татарстаномбудсманы милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә кеше хокукларын яклауда, дискриминацияне кисәтү һәм булдырмауда Татарстан Республикасы тәҗрибәсе белән, шулай ук 2014-2018 елларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Стратегиядә язылган һәм милләтара бердәмлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар белән таныштырды.Сәрия Сабурская Татарстан Республикасындагы халыкларның этно-мәдәни күп төрлелеген саклауга, Татарстан Республикасы күп милләтле халкының гражданлык бердәмлеген ныгытуга, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән проектларны тормышка ашыручы Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе кебек оешмаларның ролен ассызыклады.