2017 елның көзге чакырылыш чорында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына дәресләре дәвам итә. Чираттагысы Бөгелмә шәһәрендә узды, анда Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарының хәрби хезмәткә чакырылучылары катнашты.
Республиканың хәрби комиссары дәрестә катнашучы егетләргә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре структурасы, һәртөрле яңалыклар һәм реформалар, хәрби техника, Татарстан Республикасыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларга кайларда хезмәт итәргә туры киләчәге турында сөйләде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау, “кайнар элемтәләр” ярдәмендә хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Ул хокукларны яклауга кагылышлы бер генә сорауның да җавапсыз калмавын ассызыклады.
Традицион төстә, дәрестә күптән түгел Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайтучылар чыгыш ясады.