Закон узган елгы Россия Конституция суды карарыннан соң кабул ителгән. Ул гомерлеккә хөкем ителгәннәрне озак күрешүләрдән мәхрүм иткән нормаларны Төп законга туры килми дип тапкан. Ким дигәндә - беренче дистә елда утырганда.Моннан тыш, көтү билгесез вакытка, тоткын үлгәнчегә кадәр сузылырга мөмкин.
Эш шунда ки, закон буенча гомерлеккә хөкем ителүчеләр җәзаны аеруча каты режимлы колонияләрдә үти, һәм беренче ун елны каты шартларда үтиләр. Аннан соң режимны йомшарту турында мәсьәлә куелырга мөмкин.
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең 1 октябрьгә булган мәгълүматларына караганда, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителүчеләр өчен төзәтү колонияләрендә 2 мең 13 кеше бар.
Хәзер аларның туганнары белән елга бер тапкыр күрешү хокукы барлыкка килгән. Моннан тыш закон каты шартларда срок тутыручы башка төр тоткыннар өчен рөхсәт ителгән очрашулар санын арттыра. Алар барысы да туганнары белән ешрак күрешә ала.
Гомерлеккә хөкем ителгәннәр өчен тагын бер мөһим башлангыч Дәүләт Думасында карала. Хөкүмәт прламентка Җинаять кодексына гомерлеккә утыручылар өчен һавада йөрү- прогулкалар санын артуны күздә тоткан төзәтмә проектын керткән.һавада йөрү вакыты сәгать ярымнан өч сәгатькә кадәр арттырылырга мөмкин, барысы да тоткын җәза үтә торган шартлардан, аның тәртибеннән тора.Каты шартларда гомерлеккә хөкем ителгәннәр көн саен сәгать ярым һавада йөрү, гадәти шартларда – ике сәгать һавада йөрү хокукы алачак. Җиңеләйтелгән шартларда утыручыларның саф һавада булу вакыты өч сәгатькә кадәр арттырылырга мөмкин.