21 октябрьдә Казан шәһәренең Совет районы халкы өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрелә

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

  Казанның Совет районында яшәүчеләр  өчен  бушлай юридик ярдәм күрсәтү  һәм хокукый агарту максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Казан шәһәренең Совет районы хакимияте, “Торак-коммуналь хуҗалыгы  өлкәсендә җәмәгатьчелек  контроле төбәк үзәге”  коммерциячел  булмаган партнерлыгы,   “Татарстан Республикасында  күп фатирлы йортлар идарәчеләре  оешмалары берлеге” төбәк коммерциячел булмаган партнерлыгы” оешмасы белән берлектә идарәче компанияләр вәкилләрен чакырып, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча   тематик “Хокукый ярдәм көне” үткәрәләр.

 Гражданнарга  бушлай торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча,  профессиональ юристлардан консультацияләр алу, шулай укторак законнарындагы соңгы үзгәрешләр турындабелү мөмкинлеге тудырыла.

 2017 елның  21 октябрендә:

 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр – чараны ачу һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча лекция,

10.30 сәгатьтән  13.00 сәгатькә кадәр  –  Казан шәһәренең Совет районында яшәүчеләр өчен консультацияләр.

 Чара түбәндәге адрес буенча уза: Шуртыгин урамы, 1 нче йорт ( Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының  Совет районы хакимияте).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International