ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск  муниципаль районнарыннан килгән гражданнар мөрәҗәгатьләрен  үзвакытында һәм сыйфатлы карауга контроль максатыннан Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кысаларында зона киңәшмәсе үткәрелде.


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен “Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү: сораулар һәм җаваплар” темасына факультатив дәрес булды. Дәресне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты белгече Әлфия Габдрахманова үткәрде.

Армиягә китәр алдыннан хәрби хезмәткә  чакырылучы  медицина тикшеренүе, өстәмә тикшеренү, чакырылыш комиссиясе кебек чараларны үтәргә тиеш. Беренче ике этапта табиблар яшь кешенең хезмәт итәргә сәламәтлеге яраклымы икәнен белү өчен тикшерү үткәрәләр. Карар кабул иткәнче, хәрби хезмәткә чакырылучы хезмәткә чакыру турында карарны тыңлау өчен хәрби комиссариаттагы чакырылыш комиссиясе утырышына җибәрелә.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районында билгеләнгән вакытка яктырткыч кую буенча чаралар күрелде  (2161560 нчы гариза).

Баулы муниципаль районында билгеләнгән вакытка люкны ябу буенча чаралар күрелде ( 2152393 нче гариза ).

Яшел Үзән  муниципаль районында билгеләнгән вакытка балалар уен мәйданчыгын төзекләндерү буенча чаралар күрелде ( 2163575 нче гариза).

Яр Чаллыда билгеләнгән вакытка законсыз чүплекне юкка чыгару буенча чаралар күрелде  (2154642 нче гариза).


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 9 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча  бергәләп күчмә тикшерү үткәрделәр. 

 2018 елның 6 апрелендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе булды. Ул түбәндәге темаларга багышланды:

 


6
апрель, 2018 ел
җомга

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында  республиканың муниципаль берәмлекләрендә юл билгеләре кую һәм алыштыру буенча  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны үтәү буенча актив эш башланды, моны баш модератор - Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контрольдә тота.  

 Татарстан Республикасы территориясендә 1 апрельдән  Татарстан шәһәрләре һәм районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экология икеайлыгы  старт алды.

Татарстан Республикасы территориясендә  рөхсәт ителмәгән чүплекләр турында  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килә торган барлык шикаятьләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контроленә куела.

5 апрельдә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче төзәтү колониясендә җинаять-башкару системасы эшчәнлеге проблемаларына багышланган Иҗтимагый Совет утырышы узды.  


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хәрби комиссариатлар үзләеренең гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Түбән Камада әлеге вакыйгага зур бәйрәм чарасы багышладылар. Җыелышта тантананың “гаеплеләре” белән бергә муниципалитет вәкилләре, ветеран һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International