2018 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен “Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү: сораулар һәм җаваплар” темасына факультатив дәрес булды. Дәресне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты белгече Әлфия Габдрахманова үткәрде.
Тыңлаучыларга торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсен көйләүче төп норматив актлар исемлеге тәкъдим ителде, тыңлаучыларның аерым сораулары буенча индивидуаль консультация үткәрелде.
Дәрестә җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, канализация һәм электр белән тәэмин итү өчен түләүне исәпләү тәртибе тикшерелде. Тыңлаучылар аудиториясе дәрес темасы буенча әзерләнгән иде, сораулар күп булды.
Тыңлаучылар биргән сорауларны тикшерү барышында гамәлдәге торак законының гомум йорт ихтыяҗлары өчен коммуналь хезмәтләргә түләүне исәпләү өлешенә кагылышлы үзгәрешләр тикшерелде.