Хәрби комиссариатлар үзләеренең гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Түбән Камада әлеге вакыйгага зур бәйрәм чарасы багышладылар. Җыелышта тантананың “гаеплеләре” белән бергә муниципалитет вәкилләре, ветеран һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Гражданнар сугышы, аннан – Бөек Ватан сугышы, аннан - Әфганстан һәм Чечня сугышы, Советлар Союзы таркалу. Бүгенге юбилейда тагын бер тапкыр хәрби комиссариатлар тарихының ил тарихы белән нык бәйләнгән булуы турында билгеләп үттеләр. Бу елларда тупланган тәҗрибә бик кыйммәтле.
Хәрби комиссариатның гади хезмәткәрләре, ә алар 50 дән артык, бәйрәмнең мактаулы кунаклары. Эшләрен тырышып башкаручылар рәхмәт хатлары һәм хезмәттәге уңышлары өчен медале белән бүләкләнделәр. Бәйрәм кунакларын яшь шәфкать туташлары да котлады.
Түбән Кама хәрби комиссариаты илнең оборона сәләтен тәэмин итүдә лаеклы өлеш кертә. Безнең егетләр моны хәрби конфликтлар вакытында раслады: 19 егет “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнде, 21 егет “Батырлык” ордены, 22 егет “Батырлык өчен” медале алды.