Агымдагы елның 9 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча бергәләп күчмә тикшерү үткәрделәр. Алар Казан шәһәрендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен Әмирхан Еники урамында юлны тиешле таләпләргә китерү, Эсперанто, Павлюхин, Шаляпин урамнарында җәяүлеләр сукмакларына якын урыннарга киртәләр кую мәсьәләләрен карадылар. Әлеге шикаятьләрне үтәү системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә кала.