Әлмәт районында зона киңәшмәсе

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск  муниципаль районнарыннан килгән гражданнар мөрәҗәгатьләрен  үзвакытында һәм сыйфатлы карауга контроль максатыннан Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кысаларында зона киңәшмәсе үткәрелде.

Киңәшмә кысаларында  юл хәрәкәте иминлеге, юл-урам челтәрен  яктырту, муниципаль юлларны һәм квартал эчендәге юлларны ремонтлау һәм тоту мәсьәләләре буенча гаризаларны үтәү барышы каралды.

 “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” төре буенча шикаятьләр килгән Әлмәт шәһәре сәламәтлек саклау учреждениеләре  тикшерелде. Бу төр буенча “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләр Баш модераторның аерым контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International