“Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

 2018 елның 6 апрелендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе булды. Ул түбәндәге темаларга багышланды:

 «Гражданнарның сәламәтлек саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын тәэмин итү»;

«Гомерне, мөлкәтне иминиятләштерү, тупланма иминият».

Гомерне тупланма иминиятләштерү нәрсә ул? Аны кайсы очракларда теркәү максатка ярашлы? Озак вакытлы кертемнәр белән чагыштырганда  аның өстенлекләре һәм кимчелекләре? Андый иминиятләштерүне кайда башкарырга? Шушы һәм башка сорауларга экспертлар җавап бирде.

Татьяна Стрюкова “өченче буын” университеты тыңлаучыларын сәламәтлек саклау өлкәсен федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә көйләүче норматив-хокукый актлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International