Бүгенге киңәшмәдә Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Буа һәм Зәй районнары муниципаль берәмлекләре буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады. 2021 елда Зәй районы буенча мөрәҗәгатьләр булмады, ә Бу районы буенча гыйнвар аенда 1 мөрәҗәгать керде, ул вакытында үтәлеп, фотохисап куелды.
Вәкаләтле вәкилнең Әлки муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Фәридә Яруллина террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркем утырышында катнашты.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе, “Мигрантларга һәм халыкның башка социаль якланмаган катлавына хокукый ярдәм күрсәтү “Юридик клиника” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Гөлия Гомәр кызы Балафендиева чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтел вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкилләре белән берлектә авыруларны тоту, дәвалау шартларын тикшерү максатыннан Россия Федерациясе интенсив күзәтүле махсус типтагы Казан психиатрия хастаханәсендә (стационарда) булды.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары белән бергәләп гражданнарны кабул итте. Анда 13 граждан үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республиканың муниципаль берәмлекләрендәге җәмәгатьчелек ярдәмчеләре өчен чираттагы өйрәнү семинарын үткәрде.
Килгән мөрәҗәгатьләр – 2987, шулардан 1333 е буенча чаралар күрелде. Республикада яшәүчеләр арасында иң популяр төрләр: “Муниципаль юлларны карау һәм ремонтлау” (1100), “Территорияләрне төзекләндерү” (741), “Торак-коммуналь хезмәтләр”(177), “Тышкы рекламаны бозу” (228), “Юл хәрәкәтен оештыру”(123), “Сырхауханәләр һәм хастаханәләр” (77).
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Хилавиева Гүзәл Галимулла кызы “2020 елда Татарстан Республикасында һәм Апас муниципаль районында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” доклад белән чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская аутизм белән авыручы балалар өчен ачылган уникаль “Яңа планета” тернәкләндерү үзәгендә булды.
Бүген үз проблемаларын хәл итү өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 5 граждан мөрәҗәгать итте, Буа һәм Менделеев районнарыннан ике граждан «Skype» аша элемтәгә керде.