Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Тәтеш районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Инна Владимировна Гавчева Тәтеш муниципаль районы Советының сигезенче утырышында “2020 елда Татарстан Республикасында һәм Тәтеш районында кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау турында” доклад тәкъдим итте.
Атна дәвамында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 3 345 мөрәҗәгать килде, шулардан 1 351 буенча чаралар күрелде.
Вәкаләтле вәкилнең Әтнә районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Эльмира Мәхмүт кызы Гыйлаҗева авыл мәдәният йортларында үткән гражданнар җыеннарында катнашты
Бүген “түгәрәк өстәл” киңәшмәсендә җирле үзидарә органнарының актуаль мәсьәләләре буенча, аерым алганда, хуҗасыз хайваннар белән эшләү законын гамәлгә ашыру мәсьәләсе хакында фикер алыштылар
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең бүгенге дәресе өлкән гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән федераль һәм милли проектларны тормышка ашыруга багышланган иде.
Колониядә хөкем ителгәннәр, шул исәптән анда тотылган гражданлыгы булмаган затлар һәм чит ил гражданнары белән сөйләшү булды, аларны тоту шартлары, шулай ук туганнарыннан килгән шикаятьләр тикшерелде. Тоту шартларына кагылышлы шикаятьләр булмады, хокук бозулар ачыкланмады
Вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Идрис Габделбарый улы Кәримов 2020 елда районда кеше хокукларын һәм ирекләрен саклау буенча эшчәнлеккә йомгак ясады.
Татарстан Республикасы Прокуроры вазифасын башкаручы Алексей Заика һәм Татарстан омбудсмены Сәрия Сабурская бүген, гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкны кабул итте. 43 кеше мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Әгерҗе районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Сергей Емельянович Мурзин Әгерҗе районының клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары А.Р. Җиһангәрәев белән бергә гражданнарны кабул итте.
Киңәшмәдә Совет районы хакимияте Константиновка бистәсендә яңа контейнер мәйданчыгын урнаштыру урыны турында тәкъдимнең гамәлдәге санитар кагыйдәләргә һәм нормаларга ярашлыгына хокукый экспертиза үткәрү максатларында Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенә хат җибәрү турында карар ителде.