Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә иҗтимагый куркыныч гамәлләр кылган затларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәүне күздә тоткан һәр мөрәҗәгать урыннарда да, учреждениеләргә чыгып та игътибар белән карала.
Үсеп килүче буынга хокукый белем бирү – гаять мөһим мәсьәлә. Нәкъ менә шушы бурычны тормышка ашыру өчен Кеше хокуклары көненә багышланган ачык дәресләр сериясе дәвам итә.
Вәкаләтле вәкилнең һәм аның Аппаратының барлык эшчәнлегендә үзәк звено булып республика халкының мөрәҗәгатьләре һәм гаризалары белән эшләү тора. Хәзерге вакытта Вәкаләтле вәкил адресына гражданнардан 6000нән артык мөрәҗәгать керде.
10 декабрьдә бөтен дөнья кеше өчен мөһим бәйрәм - Кеше хокуклары көнен билгеләп үтә. Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия Федерациясенең дәүләт һәм милли бәйрәмнәренә, Россия мәдәнияте тарихындагы истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга багышланган белем бирү вакыйгалары календарена Бердәм дәрес кертте.
Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелә.
Коррупциягә каршы тору - Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Яшьләрне коррупциягә каршы торуга җәлеп итү коррупция факторларын кисәтүдә уңышка ирешү өчен бик мөһим.
2022 елның 16 декабрендә 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов белән гражданнарны бергәләп кабул итүе узачак.
Гражданнарны кабул итү - Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе.
Шулай ук, хөрмәтле укучыларыбыз, финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты башлануы турында мәгълүмат белән уртаклашасым килә!
Хокукый мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча Вәкаләтле вәкил адресына гражданнар мөрәҗәгатьләре саны елдан-ел югары булып кала һәм кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 4-10% тәшкил итә. 40% очракта омбудсмен адресына мөрәҗәгать иткәндә хәлне хәл итү һәм бозылган хокукларны торгызу өчен безнең катнашу кирәк түгел. Кешегә үз хокукларын ничек яклый алуын аңлату гына кирәк, һәм әлеге аңлатмалар безнең гражданнарга язмача яки телдән бирелә.