Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 2 нче төзәтү колониясенә бару

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә иҗтимагый куркыныч гамәлләр кылган затларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәүне күздә тоткан һәр мөрәҗәгать урыннарда да, учреждениеләргә чыгып та игътибар белән карала.

Бүген Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары белән берлектә Россия ҖҮФХнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче төзәтү колониясендә булды. Вәкилгә ире сәламәтлегенең канәгатьләнерлек булмавы сәбәпле өстәмә медицина тикшерүләрен үткәрүдә ярдәм итүен үтенеп, гражданка А. мөрәҗәгать иткән иде. Бу мәсьәлә безнең контроль астында кала.

Сәфәр барышында бу учреждениедә хатын-кызлар булу шартлары белән таныштылар. Алар белән тикшерү изоляторында аларның хокукларын саклауга багышланган сөйләшүләр үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International