Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы вәкилләре белән очрашу

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

Көннең беренче яртысы - яңа күңелле очрашулар өчен иң яхшы вакыт. Минем коллегаларым - Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы вәкилләре белән бүгенге очрашуым нәкъ шулай булды.

 Безнең хезмәттәшлек нәтиҗәләре һәм киләчәккә үсеш стратегиясе турында фикер алышу булды. Бүгенге көндә безнең үзара хезмәттәшлек инде билгеле җимешләр китерде. Күптән түгел без университет оештырган түгәрәк өстәлдә катнаштык, ә моңа кадәр – без аларны коллектив, әмма шул ук вакытта оператив хәл итүне таләп итә торган актуаль проблемалы мәсьәләләр  турында фикер алышу өчен эш очрашуларына чакырдык. Студентларга безнең Аппарат базасында  практика узу өчен юридик юнәлешләр бирү һәм  волонтерлык эшчәнлеге мөмкинлеге турында карар кабул иттек. Шулай ук шуны да билгеләп үтәсем килә, миңа мәкаләмне университетның соңгы фәнни-гамәли конференцияләренең берсе җыентыгына кертү турында бик яхшы тәкъдим килде. Бу булачак юристлар белән тәҗрибә уртаклашырга  менә дигән мөмкинлек. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International