Бүген Казанда «Ливадия-Татарстан " шифаханәсе базасында узган Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетының күчмә утырышында республиканың шифаханә – курорт учреждениеләре шартларында медицина реабилитациясен оештыру турында сүз барды. Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында республика законын мониторинглау нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңладылар. Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан депутатлар шифаханә комплексының дәвалау һәм торак корпусларын карадылар, ял итүчеләрнең яшәү шартлары, шифаханәнең дәвалау-диагностика базасы белән таныштылар, дәвалануда булган кунаклар белән аралаштылар. "Дәвалану һәм реабилитация - кичерелгән авырулардан соң тернәкләнү юлында торучы кешеләр өчен бик мөһим этап, - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова, - бүген без яңа дәвалау методикаларының, технологияләрнең барлыкка килүен, заманча җиһазларның ничек кулланылуын күрдек. Шул ук вакытта, бүген без юлламаның бюджет бәясен арттыру, еллык инфляцияне исәпкә алып индексацияләү мөмкинлеген карарга кирәклеген билгеләп үтәбез".
Республика сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Резеда Бодрова һәм шифаханә-курорт дәвалавы буенча баш штаттан тыш белгеч Ләйсән Гомәрева хисап тотты.
Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында халыкны реабилитацияләү 19 медицина оешмасында, шулай ук 3 шифаханә-курорт учреждениесендә күрсәтелә. Финанслау Татарстан Республикасы бюджетыннан башкарыла.
2022 елда эшләүче 5 587 гражданны тернәкләндерү өчен 165,2 млн.сумлык шифаханә-курорт оешмалары белән килешүләр төзелгән. 2022 елда эшләүче гражданнарны медицина реабилитацияләү программасында 17 шифаханә-курорт оешмасы һәм ике дәүләт медицина оешмасы катнаша.
РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге мәгълүматлары буенча, 2022 елда федераль бюджеттан ташламалы категорияле гражданнарны савыктыру өчен 8 меңнән артык юллама сатып алуга 210, 9 млн. сум һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны савыктыру өчен 1,7 меңнән артык юллама сатып алуга 49,9 млн.сум акча бирелгән. Моннан тыш, быел шифаханә оешмаларына авыр хәлдә калган 4,5 меңнән күбрәк бала җибәрелгән.
Утырыш кысаларында профильле комитет әгъзалары шулай ук гражданнарны савыктыруга финанс чыгымнары нормативларын арттыру һәм стационар курорт дәвалавы шартларында аларның тору вакытлары мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. "Әйтик, авырлы барлык әниләр дә шифаханәдә 21 көн була алмый, ул вакытта өйдә бала көткәндә, мондый пациентлар аларны иртәрәк чыгаруларын үтенә, - дип билгеләп үтте, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. - Һәм, әлбәттә, мондый очраклар өчен шифаханәдә булу көннәрен кыскарту мөмкинлеген карарга кирәк. Пациентларга авыру дәрәҗәсенә карап шифаханә-курорт дәвалавы билгеләргә кирәк”.
Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән докладларны тыңлаганнан соң, депутатлар «Ливадия – Татарстан» шифаханәсенең медицина тернәкләндерү һәм халыкны савыктыру өлкәсендәге уңай эш тәҗрибәсен билгеләп үттеләр, шулай ук кайбер тәкъдимнәр кабул иттеләр.
Бүген комитет утырышында депутатлар Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында республика законының мониторинг нәтиҗәләре турында мәгълүмат тыңладылар. Ирина Волынец адресына бу елның 10 аенда 1738 мөрәҗәгать килгән. 2022 елда балалар омбудсмены 33 суд процессында катнашкан. Дәүләт Советында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашында быел бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар үткәрелде һәм ТРның аерым закон актларына аерым товарлар сатуны чикләүне билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында республика законнары проектлары эшләнде. Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча комитет әгъзалары законның гамәлдәге законнарга туры килүен һәм актуальлеген югалтмавын билгеләп үтте.
Бүген парламентарийлар «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль законның 44 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын РФ Дәүләт Думасына кертү турында Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын карадылар. Закон проекты белән федераль законның 44 маддәсендәге 1 өлешенең 134 пунктының нигезләмәсен төгәлләштерү тәкъдим ителә, аны, эш белән тәэмин итү хезмәте органнарында тиешле эш эзләү максатында теркәлгән гражданнарга ярдәм күрсәтү субъектларының дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә башка җиргә мәшгульлек хезмәте органнары юнәлеше буенча эшкә урнашу өчен керә, дигән күрсәтмә белән тулыландырырга тәкъдим ителә. Хәзер мондый ярдәм эшсез гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына гына күрсәтелә.
Комитет утырышында комитетның быел эшенә йомгак ясалды һәм 2023 елга план расланды.