Свердловск өлкәсендә хәрби частьләргә бару

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Ел ахыры Аппаратның эше тәмамлануын, шул исәптән ерак командировкаларның да бетүен аңлатмый. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре Рафис Газизов һәм Хафизов Айнур хәзер Свердловск өлкәсендә.

Көнкүреш белән танышу һәм егетләр белән аралашу – мондый сәфәрләрнең төп бурычлары.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре, Вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре мондый сәфәрләргә даими баралар һәм аларны мөһим һәм кирәкле дип саныйлар.

Туган яклардан ерак тору кыен була. Һәм меңнәрчә километр ераклыкта яшәгән чакта да, һичшиксез, синең турында республикаң кайгыртуын тою күңелне җылыта.

Якын көннәрдә безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре Свердловск өлкәсендәге тагын өч хәрби частьтә булачак һәм безнең яшь һәм батыр татарстанлыларның хезмәтен тикшерәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International