Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышы 15 декабрьдә 10.00 сәгатьтә узачак. Мондый карар бүген парламент президиумы утырышында кабул ителде. Депутатлар 14 мәсьәләне карарга планлаштыралар, шул исәптән алты республика законы проекты, бер федераль закон проекты һәм Оренбург өлкәсе Закон чыгару Җыенының закон чыгару инициативасы.
Дәүләт Советының алдагы утырышына килгәндә, көн тәртибенә кертелгән алты республика закон проекты беренче укылышта каралачак. Шулай итеп, беренче укылышка дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү турында (аларның эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын арттыруга юнәлдерелгән), дәүләт граждан хезмәте турында, муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъва итүче гражданнар биргән белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү турында, «Әлки муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнде, (шуңа бәйле рәвештә халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау һәм гражданнар оборонасы турында ( халыкка хәбәр бирү системаларын куллануга даими әзерлек халәтендә тоту, реконструкцияләү буенча дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләре төгәлләштерелә).