ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

  Митинглар турында республика законына үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бүген Дәүләт Советында законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар җәмәгать судьясы итеп бер суд участогына сайлау өчен кандидатура буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер республика һәм федераль закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта депутат Игорь Бикеевның профильле комитетта һәм сайлау округында эшләү турындагы хисабы да тәкъдим ителде.


16
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

    Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Утырышта 2020-2021 һәм 2022 елларда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә бүлеп бирелгән акчаны, шул исәптән инвалидларны эшкә урнаштыруга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчасын  куллануның нәтиҗәлелеге аудиты нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Хисап палатасы хисабын тыңладылар.

  Бүген Казанда, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасында “Закон территориясе” республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

  “Халык контроле” ТР ДМС кысаларында үткәрелгән 2023 елның беренче эш атнасына йомгак ясарга вакыт җитте. Күрсәтелгән чорда килгән хәбәрләр саны - 4627, шуларның 1901 е буенча чаралар күрелгән.


13
гыйнвар, 2023 ел
җомга

    Хөрмәтле журналистлар, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген минем "XXI гасырда кеше хокуклары киләчәге" Халыкара конференциясендә катнашуымның икенче көнендә Әнкара шәһәрендә (Төркия) "Цифрлаштыру һәм Кеше хокуклары: Гомуми тенденцияләр һәм региональ тәҗрибә"темасына чыгыш ясадым.


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

 

 Халыкара конференциядә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова  катнашты.

   2023 елның 11 гыйнварыннан башлап,  балигъ булган ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар дәүләттән уңайлы торак алуга кадәр яисә аларны торакка мохтаҗлар исемлегеннән төшереп калдырганчы, яшәү урыны буенча алар яши торган Россия Федерациясе субъектында урнашкан җирле  хакимият яки җирле  хакимиятнең территориаль органы адресы буенча теркәлергә мөмкин.


10
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

 2023 елның 1 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр, сез, хөрмәтле Татарстанда яшәүчеләр, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  3193 тапкыр мөрәҗәгать иттегез, 747 мөрәҗәгать чишелешен тапты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International