Бүген Казанда күзәтчелек ведомствосының 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Теләк булса, белем алырга бернәрсә дә комачауламый! Бүген "өченче буын" университеты студентлары өчен Хокукый белемнәр мәктәбенең чираттагы дәресе узды.
Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” төбәк штабы җитәкчесе Ангелина Галимова белән очрашты.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Узган ел Татарстан «Экология» илкүләм проектының 4 федераль проектында катнашты – «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау».
Инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның хокукларын яклауга һәрвакыт Вәкаләтле вәкил дә, аның Аппараты хезмәткәрләре дә аерым игътибар бирә. Бу юнәлештә ведомствоара хезмәттәшлек булдырылган, шул исәптән «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросы» белән дә.
Татарстан омбудсманы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты, анда 2023 елның 26 гыйнварында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырыгынчы утырышын уздыру турында карар кабул ителде. Парламент Президиумы утырышын Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Утырышта депутатлар 15 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән 4 республика законы проекты һәм 9 федераль закон проекты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында “Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты” автоном коммерциячел булмаган оешманың билгеләнгән вәкиле Ангелина Фәрит кызы Галимова белән очрашу узды. Ангелина Фәрит кызы -мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрдән оешкан частьнең хәрби-патриотик тәрбия буенча командиры урынбасарының хатыны.
Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2023 елга бурычлар куелды. 2023 елда ике зур объект төзелә, аларга 1,2 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк, бу Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе каршындагы перинаталь үзәк; шулай ук Әлмәт муниципаль районы үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге.
Ел саен Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча республика активы беркетелгән районнарда гражданнар җыеннарында катнаша.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә гражданнарны кабул итүдә мөрәҗәгать итүчеләр төрле проблемалар белән килә. Бүген 6 гариза бирүче белән аралаштым, аларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде, үз хокукларын яклау максатларында алга таба эшләү өчен тәкъдимнәр әйтелде. Аерым проблемалар буенча язма мөрәҗәгать җибәрергә тәкъдим ителде. Гражданка З.Бөек Ватан сугышында катнашучының таныклыгын бирү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.