Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросы» йомгаклау киңәшмәсе

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Инвалидларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның хокукларын яклауга һәрвакыт Вәкаләтле  вәкил дә, аның Аппараты хезмәткәрләре дә аерым игътибар бирә. Бу юнәлештә ведомствоара хезмәттәшлек булдырылган, шул исәптән «Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросы» белән дә.

     Бүген коллегаларда  2022 елда Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасы буенча (Татарстан) медик-социаль экспертиза Баш бюросы» учреждениесе эшчәнлеге һәм 2023 елга бурычлар турында  йомгаклау киңәшмәсе узды.

       2022 елда бюрода 93 933 медик-социаль экспертиза үткәрелде. Гражданнарны тикшерү гражданның шәхси катнашыннан башка читтән торып үткәрелде. Яңадан таныклау срогы гамәлдә булган чорда медицина-социаль экспертизага җибәрелмәгән очракта, элек билгеләнгән инвалидлык төркемен («инвалид бала» категориясе) элеккеге таныклык вакытында инвалидлык билгеләнгән көннән 6 айга автоматик рәвештә озайту каралган. Инвалидны (инвалид баланы) индивидуаль реабилитацияләү яки абилитацияләү программасы бу гражданнар өчен элек тәкъдим ителгән реабилитация чаралары, шул исәптән техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү белән бергә 6 айга озайтылды.

        2022 елда беренче тапкыр инвалидлар дип, 18 яшьтән өлкәнрәк 16   393 кеше һәм 1 989 бала танылды.  10 мең кешегә исәпләгәндә 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар арасында беренчел инвалидлык дәрәҗәсе 54,0 0/000 тәшкил иткән. 2022 елда инвалидлык төркемнәре буенча 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар арасында беренчел инвалидлык структурасы түбәндәгечә тәкъдим ителә: 23,9% - беренче төркем, 37,8% - икенче төркем, 38,3% - өченче төркем. 18 яшькә кадәрге гражданнар арасында беренчел инвалидлык дәрәҗәсе 10 мең балага 23,4 кеше тәшкил иткән. Беренчел инвалидлык структурасында балалар арасында авырулар класслары буенча беренче урында- психик авырулар - 32,9%; нерв системасы авырулары икенче урында–18,4%; өченче урында - тумыштан килгән аномалияләр (үсеш җитешсезлекләре), деформацияләр һәм хромосомаль бозу - 13,6%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International