Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук 2023 елга бурычлар куелды. 2023 елда ике зур объект төзелә, аларга 1,2 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк, бу Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсе каршындагы перинаталь үзәк; шулай ук Әлмәт муниципаль районы үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге.

  Узган елның төп казанышы – халыкның гомуми үлем күрсәткечен 25,8% ка киметү. Ләкин 2019 дәрәҗәсенә яңа гына ирешелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында:”...Халыкны  профилактик чаралар һәм диспансерлаштыру белән колачлау планын үтәмәү мөмкин түгел дип саныйм. Ерак авылларда  яшәүчеләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу бурычның үтәүне без  күптән  максат итеп куйдык”, диде.

   Мобиль комплексларның эше бу юнәлештә яхшы нәтиҗәлелекне күрсәтте. Тикшерелгәннәрнең 10,3%  беренче тапкыр ачыкланган авырулар. 2022 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан 147 орган  күчереп утыртылган, шул исәптән 55 бавыр трансплантациясе, 84 - бөер, 8 - йөрәк трансплантациясе.

   Тулаем алганда, республика буенча табибка электрон рәвештә язылу мөмкинлеге өлешендә системалы проблемалар саклана, медицина ярдәме алу мәсьәләләре буенча гражданнарга түбән мәгълүмат бирелә, медицина персоналының пациентлар белән аралашу культурасына дәгъвалары саклана. Элеккечә үк «Халык контроле» һәм социаль челтәрләр системасындагы шикаятьләр рейтингында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга кебек эре шәһәрләр алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International