Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышы

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

    Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Утырышта 2020-2021 һәм 2022 елларда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә бүлеп бирелгән акчаны, шул исәптән инвалидларны эшкә урнаштыруга бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчасын  куллануның нәтиҗәлелеге аудиты нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Хисап палатасы хисабын тыңладылар.

    Хисап палатасы вәкиле сүзләренчә, 2020 елда республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 3 677 граждан эшкә урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, 2021 елда – 3 338 граждан, 2022 елның 9 аенда – инвалид булган 1 875 граждан.

    Республиканың Хисап палатасы тарафыннан халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә, аерым алганда, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыруда берничә проблема ачыкланган. Хокук бозулар халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең аерым күрсәткечләрне үтәмәве, юридик зат яки эшкуар буларак дәүләт теркәвенә алганда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтү тәртибе, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен махсус эш урыннары булдыруга чыгымнарны каплау буенча бюджеттан субсидияләр бирү белән бәйле. Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр иткәнчә, хокук бозуларның күбесе тикшерү барышында бетерелгән. Хәзерге вакытта бу эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International