Татарстан Республикасы Дәүләт Советы законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

  Митинглар турында республика законына үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бүген Дәүләт Советында законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар җәмәгать судьясы итеп бер суд участогына сайлау өчен кандидатура буенча фикер алыштылар, шулай ук кайбер республика һәм федераль закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта депутат Игорь Бикеевның профильле комитетта һәм сайлау округында эшләү турындагы хисабы да тәкъдим ителде.

  Бүген комитет утырышында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында республика законына үзгәрешләр кертү кирәклеге турындагы мәсьәлә күтәрелде.

 

 

    Узган елның декабрендә тиешле федераль законга үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә РФ субъектларына, әгәр бу төбәкнең тарихи, мәдәни яки башка объектив үзенчәлекләренә бәйле булса, гавами чаралар үткәрү тыела торган урыннарны, шулай ук җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру вакыт белән чикләнә торган урыннарны өстәмә билгеләү хокукы бирелде. Шул ук вакытта төбәк законында бу урыннарның урнашуын күрсәтүче адреслы яки башка ориентирлар күрсәтелергә тиеш.

  Янгын куркынычсызлыгы турында республика законын да федераль законга туры китерү зарур. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, «Янгыннарны сүндерү һәм авария-коткару эшләре үткәрү»гә кагылышлы 19 нчы маддәгә  үзгәреш кертергә кирәк.

   «Янгын куркынычсызлыгы турында», «Ирекле янгын сагы турында», «Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәтендә хезмәт итү турында» федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр, аерым алганда куркыныч һәм экстремаль ихтыяҗ шартларында  эшли торган, урман сүндерүдә катнаша торган, янгыннарны сүндерүгә һәм авария-коткару эшләрен үткәрүгә җәлеп ителә торган  ирекле янгын сакчылыгының шәхси составын, җитәкчесен азат итү тәртибен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International