Питрәч муниципаль районында гражданнар җыены

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

     Ел саен Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча республика активы беркетелгән районнарда гражданнар җыеннарында катнаша. Анда җирле үзидарә органнары башкарылган эшләр турында хисап тота, актуаль проблемалар турында фикер алыша, киләсе елга эш планы билгеләнә. Бу кешеләр өчен үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итү һәм аларны чишүдә ярдәм сорау өчен бик яхшы мөмкинлек.

     Бүген Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Ленино-Кокушкино авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International