Мөрәҗәгать уңай хәл ителде

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

     Татарстан Республикасында берничә ел дәвамында социаль газлаштыру программасы тормышка ашырыла, ул газны гражданнарның җир участоклары чикләренә  кадәр бушлай кертергә мөмкинлек бирә. Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге  2187  нче карары нигезендә, халыкны социаль газлаштыру программасы срогы чикләнми, бу күбрәк кешеләргә дәүләт ярдәме белән үз йортларын төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук социаль газлаштыру объектлары исемлегенә медицина һәм мәгариф оешмалары да кертелгән. Мондый учреждениеләргә газүткәргечләр төзү чаралары өчен алар урнашкан җир участоклары чикләренә кадәр, шулай ук биналарны газ бүлү челтәрләренә тоташтырган өчен бүтән түләргә туры килмәячәк.

        Татарстан Республикасында программа гамәлдә булган чорда 17 меңнән артык гариза кабул ителгән, 16 меңнән артык шартнамә төзелгән, газүткәргеч 12 мең участок чикләренә кадәр җиткерелгән, 6 мең йорт биләмәсе газга тоташтырылган, – дип хәбәр итә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

        Минем адреска шулай ук безнең республика халкыннан шәхси йортларны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр килә. Әйтик, узган ел ахырында  Лаеш шәһәрендә яшәүче Б.  газны аның җир кишәрлеге чикләренә кертүдә ярдәм итү турында мөрәҗәгать итте. Йорт хуҗалыгын газ бүлү челтәрләренә тоташтыру буенча эш мөрәҗәгатеннән күренгәнчә, кирәкле документлар булуга карамастан, башкарылмаган.

       Шул ук вакытта күрше җир кишәрлекләрен  газлаштыру эшләре башкарылган инде. Лаеш шәһәренең җирле үзидарә органы һәм газ бүлү оешмасы белән берлектә кыска вакыт эчендә мөрәҗәгатьнең авторының җир участогын килештерү буенча эшләр башкарылды.

      Исегезгә төшерәбез, әлеге программада катнашу өчен килешү төзүгә заявка бирергә кирәк. Моны дистанцион рәвештә бердәм газлаштыру операторы порталы яки Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук эксплуатация-җитештерү идарәләрендә һәм район газ хезмәтләрендә клиент үзәкләрендә  эшләп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International