Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

    Бүген Казанда күзәтчелек ведомствосының 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган Татарстан Республикасы Прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, 2022 елда Татарстан Прокуратурасы моңарчы күрелмәгән социаль-икътисади һәм сәяси проблемалар  шартларында эшләвен дәвам иткән.

   “Моңарчы күрелмәгән санкцияләр шартларында гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен, җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклауга аерым игътибар бирелде. Җәмгыять бездән актуаль проблемаларны хәл итүдә реаль хокукый яклау һәм ярдәм көтә. Без алдыбызга куелган барлык дәүләт бурычларын хәл итәргә тиеш”, – дип ассызыклады республика күзәтчелек ведомствосы башлыгы.

        Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел проблемалары җәмгыятьне һәм дәүләтне яклауга юнәлдерелгән көчләрне берләштерүне таләп итте. Килеп туган шартларда Татарстан Республикасы Прокуратурасы үзенә йөкләнгән бурычларны югары дәрәҗәдә башкарды. “Республика прокуратурасы координацияләгән хокук саклау органнарының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә җинаятьчелек үсешенең тискәре тенденциясен һәм криминоген активлык артуын җиңеп булды”, - диде ТР Президенты.

      Ул халыкның прокурорларга ышанычының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Узган елда республика прокуратурасы органнарына 100 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, аларны карап тикшергәндә 12 меңнән артык хокук бозу ачыкланган. Алар буенча прокурор реакциясе чаралары күрелгән.  

      Рөстәм Миңнеханов интернет челтәрендә РФ Кораллы Көчләре, дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген дискредитацияләүгә, хокук тәртибен тотрыксызландыруга, республикада җәмәгать тынычлыгын бозуга, шулай ук экстремистлык эшчәнлеген тормышка ашыруга чакыруларга юнәлтелгән дөрес булмаган белешмәләрне ачыклаганда тәвәккәл эш итәргә чакырды. "Россиягә карата кертелгән санкцияләр икътисадның барлык секторларына, бигрәк тә кече һәм урта бизнеска тискәре йогынты ясады. Бу катлаулы вакытта эшмәкәрләребезгә ярдәм итү, бизнес өчен административ киртәләрне бетерү эшен дәвам итү мөһим”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

       Шулай ук Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны җентекләп күзәтеп баруның мөһимлеген билгеләп үтте: “Аларны гамәлгә ашыру – беренче чиратта республикада тотрыклылыкны саклау, инвестицион җәлеп итүчәнлекне үстерү, яңа эш урыннары. Финанс чараларын урлау яки максатсыз куллану, шулай ук бу өлкәдәге коррупция күренешләре зур югалтуларга китерергә мөмкин. Хәзерге вакытта җинаятьләрнең кайбер куркыныч категорияләренә, беренче чиратта, интернетта урлауларга яки аны куллануга игътибар итәргә кирәк”, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Виртуаль киңлектә урлау һәм мошенниклык актив үсешен дәвам итә.

     Сәнәгать производстволарында һәм газ җиһазларын кулланганда торак урыннарда гражданнарның иминлеге дә игътибарга лаек. “Кешеләрнең углерод газыннан агулану фактлары даими рәвештә теркәлә. Вәкаләтле органнарга сезнең ярдәм белән гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм кешеләрнең үлемен булдырмау буенча тулы чаралар күрергә кирәк”, - дип ассызыклады республика Президенты.

        Рөстәм Миңнеханов инвалид балаларның социаль хокукларын яклауга аерым тукталды. Прокурор күзәтчелеге практикасына анализ күрсәткәнчә, бүгенге көнгә кадәр әлеге өлкәдә хокук бозулар бетерелмәгән. Компенсация түләү срокларын бозу, балаларны техник тернәкләндерү чаралары, шулай ук юлламалар белән тәэмин итү аеруча еш очрый. “Прокуратурадан әлеге юнәлештәге эшчәнлекнең көчен киметмәвен сорыйм. Гомумән, без уртак көч белән барлык куелган бурычларны да үтәячәкбез, дип ышанам”, - дип өстәде Татарстан Президенты.

      Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов алдынгы прокуратура  хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International