Мөрәҗәгать итүчеләрнең проблемалары белән ничек төгәлрәк һәм җентекләп танышырга, килеп туган хәлгә аларның мөнәсәбәтен ишетергә, сорауларны төгәлләштерергә һәм аларга тиз арада җавап табарга? Әлбәттә, гражданнарны кабул итү аша!
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенең кулланучылары аңлау өчен катлаулы булып калуын, торак милекчеләренең һәрвакыт сораулары булуын күрсәтә. Гаилә-хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә хокукларны яклауга кагылышлы проблемалар да халык арасында иң популяр. Әлеге һәм башка сорауларны шәхси кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән гражданнар күтәрде. Барлыгы 6 кеше мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәм, гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу буенча уздырыла. (843) 236-41-80 телефоны буенча (ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) язылырга мөмкин.