Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов профильле министрлыкның йомгаклау коллегиясендә Татарстанның төзелеш тармагы өчен берничә йөкләмә формалаштырды: Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада 2023 елда гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән программаларны тулысынча гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, моңа 68,8 млрд сум юнәлдереләчәк. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен Татарстан Президенты төзелеш тармагы белән бәйле министрлыкларга һәм ведомстволарга йөкләмәләр бирде.

     Татарстанның социаль һәм мәдәни объектларын төзүгә техник биремнәр әзерләгәндә, аларга булган ихтыяҗны исәпкә алырга. Инде төзелгән яки ремонтланган әзер объектларга игътибар итәргә. Шулай ук таләпләр буенча файдаланылмый торган объектларны карап тоту мәсьәләсе дә карала. Бу аеруча вентиляция системалары өчен дөрес. Башкарылган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирергә. Яңа гына төзелгән объектта түбә ага башлаган очраклар бар, бу, әлбәттә, рөхсәт ителми.

      ТР Президенты Татарстан шәһәрләре территорияләрен планлаштыруга аерым игътибар бирде. “Район башлыкларына инженер, транспорт, социаль инфраструктура һәм төзекләндерү чараларын синхронлаштыру юлы белән шәһәрләрнең баланслы үсешен тәэмин итәргә кирәк”, - дип аңлатты ул.

     Тирәлекне  планлаштыру институтына территорияне киләчәктә үстерү өчен Казан агломерациясенең мастер-планын, шулай ук Чаллы планын эшләү йөкләнде.

      ТР Президенты республика төзелеш материаллары җитештерүчеләренә ярдәм итәргә һәм аларның продукциясен төзелештә кулланырга чакырды. Ягулык сезонында иминлек буенча эшне көчәйтергә кирәк, чөнки республикада газ белән бәйле берничә бәхетсезлек очрагы булган инде.

       Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына, Төзелеш министрлыгына, торак инспекциясенә һәм ТКХ Фондына йортларның капиталь ремонт барышын контрольдә тотуны катгыйландырырга  кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International