Теләк булса, белем алырга бернәрсә дә комачауламый!
Бүген "өченче буын" университеты студентлары өчен Хокукый белемнәр мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Лекция интернет челтәрендә икътисади иминлеккә һәм алдауга багышланган иде. Укучылар үзләрен алдаудан саклау өчен мөһим мәгълүмат тыңладылар. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча баш белгеч-эксперты Эльмира Исхакова мошенниклык схемалары, әйтик, картаның конфиденциаль белешмәләрен алу максатыннан банктан шалтыратулар кебек еш очрый торган ысуллар турында сөйләде.
Киләсе лектор пенсионерларга банклар белән хезмәттәшлек турында җентекләбрәк сөйләде. Сбербанк бүлегенең куркынычсызлык идарәсенең мошенниклыкка каршы көрәш секторының әйдәп баручы белгече Ольга Галләмова "Саклык банкы сезнең карта мәгълүматларыгызны беркайчан да сорамаячак! Саклык банкы ике номердан гына шалтырата: 900 һәм 880055555555. Алдаучы сезгә шалтыратырга мөмкин, ләкин алданмагыз”, диде.
Белмәү- оят түгел. Күбрәк белергә тырышмау - оят! Ә "өченче буын" университеты студентлары моның ачык мисалы.