Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары белән бергәләп гражданнарны кабул итте. Анда 13 граждан үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте.
Күп кенә сораулар дару белән тәэмин итүгә кагылды, гражданнар дару язып бирү тәртибен тизләтүне сорады, шулай ук элек язып бирелгән даруларны башкага алыштыру тәртибе белән кызыксынды.
Гражданнар шулай ук фельдшер-акушерлык пункты бинасын ремонтлауны, яңа табиб кабинетлары ачуны сорады.